"Казан" аэропортына исем сайлау өчен тавыш бирүдә бергәләп катнашыйк!

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында "Казан" халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш бирүдә бергәләп катнашыйк.

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе 11 октябрьдә башланып киткән иде. Тавыш бирү дүрт этаптан тора. 21 октябрьгә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Бәйгедә катнашучы аэропортлар булган шәһәр халкы 30 октябрьгә кадәр исемлеккә үз кандидатураларын тәкъдим итә алды. 11 ноябрьгә кадәр финалистлар ачыкланды. Җиңүчеләр 5 декабрьдә билгеле була.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Моны берничә юл белән башкарырга була:

 

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

 

2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.

 

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

 

4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International