Дус сыйныф серләре

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында  зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.

Беренче булып жюри әгъзалары мәктәп командалары тәкъдим иткән  “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр. Мәктәп командалары  сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен дә алып килгәннәр.

Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – жюри рәисе Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы 24 мәктәпнең дә ата-аналар комитеты командаларына  рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк  сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларгә белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә. Мәгариф эшчәнлегендә “Укытучы-укучы-ата-ана” бердәмлегенә омтылабыз. Моңа ирешүдә “Дус сыйныф серләре” бәйгесе көчле этәргеч бирә. Өч ел дәвамында бәйгедә катнашучы ата-ана комитетлары хәзер инде тәҗрибә туплады, остарды һәм алар яңа командаларга да үрнәк булып тора, дигән фикерен белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International