19 ноябрь көнне Актанышка булган эшлекле сәфәре кысаларында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Актаныш гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән дә танышты. Кунаклар игътибарына гимназия укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләр коллективы тарафыннан тормышка ашырылып килүче проектлар тәкъдим ителде. "Ак җилкән" газетасы, робототехника, "Кызыклы тәнәфес" электрон кулланмасы, 3D-проекция, "Шәкерт" электрон белем порталы, төрек телен өйрәнү һ.б. түгәрәкләр эшчәнлеген министр зур кызыксыну белән күзәтте.