20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.
Татарстан росреестрыннан тыш, бу чарада Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
Шулай итеп, гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: хокукларны һәм кадастр исәбе, җир законнарын бозу, күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану һәм Күчемсез мөлкәткә салым исәпләү буенча; торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләрен бирү, межалау һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча.
Казанда Бердәм консультация көне бер үк вакытта дүрт мәйданчыкта түбәндәге адреслар буенча узачак: Авангард ур., 74 йорт (2нче подъезд), Гагарин ур., 103 йорт (Заречный бүлеге), Ямашев ур., 82 йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү пр., 100 йорт (Көньяк бүлек). Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә уза.