Энгель Фәттахов: “Үзара салым өчен тавыш бирү – үз проблемаларыбызны чишүгә ышанычлы адым”

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов  иртәнге сәгать сигездә 621 санлы сайлау участогында референдум бюллетенен урнага салганнан соң,  журналистлар белән аралашты.

-Татарстанда һәм районыбызда иртәнге сәгать 7 дән  үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды. Райондашларыбыз - һәр авыл җирлеге авылның киләчәген планлаштыра, халыкны борчыган сорауларны бергәләп хәл итүдә үз сүзен әйтә, фикерен белдерә. Районыбызда шул рәвешле үзара салым акчасына соңгы елларда гына да күләмле эшләр башкарылды. Бик әйбәт программа, Президентыбыз, республика җитәкчелеге һәр җирлеккә өстәмә ярдәм суммасын түләүдә бар мөмкинлекләрне тудыра.

Һәр җирлекнең үз проблемасы бар.  Үзара салым программасы нигезендә,  Актаныш үзәгендә һәм авылларда юл эшләре башкарыла, зиратлар төзекләнә, су башнялары, кое, чишмә тирәләре, территорияләр, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре тәртипкә китерелә, алар өчен төзелеш материаллары кайтарыла, яңалары сафка баса, урам утлары, суүткәргечләр ремонтлана, гидрантлар урнаштырыла, елга аша күперләр, балалар мәйданчыклары төзелә, су мәсьәләсе уңай хәл ителә. Һәр җирлек актив эшли - халык үзен борчыган сорауның чишелешен  планлаштыра үзара салымда җыелган акчага. Безнең керткән акча республикадан дүрткә арттырылып кайта. Шуна күрә, мин ышанам, район халкы бүген дә референдумда актив катнашыр, үз тавышын бирер.

Быел гына да Актанышта күләмле эшләр башкарылды -  тротуарлар эшләнеп бетеп бара, почта артындагы машина туктап тору урыны булмау халкыбызны борчый иде. Бик күп сораулар кергән иде. Быел ул мәсьәлә дә хәл ителде. Актанышның иң зур проблемасы -  күпфатирлы йортларның подвалларында су тору.  Быел  пилот проекты белән дүрт йортта әлеге мәсьәләне хәл  итә башладык. Проект уңышлы булса, башка йортларда да дәвам итәрбез, дибез.

Референдумнан соң, җирлекләрдә халык белән очрашып янә бер кат фикерләшәчәкбез. Иң беренче чиратта нинди мәсьәләләр борчый аларны?  Шул мәсьәләне хәл итү өчен  үзара салым акчасын тотуны планлаштырырга ниятлибез. Аннан соң, Актаныш авылында күпфатирлы йортлар урнашкан кварталларны – тротуарларны, ут яктыртылышын һәм башка сорауларның чишелешен хәл итәргә дип  фикерләштек.

Үзара салым - халыкның яшәешен тагын да яхшырту  өчен эшлекле  адым ул, - диде Энгель Нәвап улы.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International