20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2018 елның 16 ноябре, җомга

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» федераль законны гамәлгә ашыру максатларында  20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырылачак.

Бу көнне Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай хокукый консультация чаралары үткәрү планлаштырыла.

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә 9-12 сәгатьләрдә район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов җитәкчелегендә һәр юнәлеш  буенча да компетентлы белгечләр кабул итү үткәрә.

20 ноябрь  көнне үз сорауларын биреп, бушлай юридик ярдәм ала алалар:

- ятим балалар, ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре;

 -ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләр, әгәр алар баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итсәләр;

-уллыкка алучылар, әгәр алар баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр; инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International