Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы фермаларында савым сыерларын аксымга бай азык белән тукландыру аркасында сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешкәннәр.
Агрофирмада бөртекле фураж азыгын җәйпәкләндерелгән кукуруз орлыгыннан әзерлиләр. Мондый азык, биологик консервантлар кулланып, инновацион технология буенча җитештерелә. Кукуруз терлекләр рационында ел әйләнәсе кулланыла.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре катнашында «Әнәк” агрофирмасының Әтәс, Иске Кормаш бүлекчәләрендә булды. Семинарда катнашулар җәлпәкләндереп әзерләнгән кукуруздан фураж әзерләү тәртибе, рукав ысулы белән кукурузны саклауга кую барышы белән таныштылар, фикер алыштылар.
Терлекчелек тармагының 10 айлык эшенә йомгак Татар Суыксуы авыл мәдәният йортында дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 10 айлык һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, баш белгечләр район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, ун айлый һәм айлык эшчәнлек белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов ел ахырына кадәр булган бурычларны билгеләде, эштәге кимчелекләр турында сөйләде, шулай ук ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының 2018 елның октябрь ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка “Әнәк” агрофирмасы лаек булды.