Балалар иҗат үзәге базасында “Буыннар бердәмлеге” дип исемләнгән семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан алынган грант кысаларында “Егоза” белем бирү үзәге уздырды. Проектның җитәкчесе “Егоза” белем бирү үзәге директоры педагогик фәннәр кандидаты Реснянская Наталья Леонидовна. Семинарны педагогик фәннәр кандидаты, яшүсмерләр һәм педагоглар өчен күп программалар һәм проектлар авторы Дергунов Владимир Александрович үткәрде. Беренче өлештә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, класс җитәкчеләре, икенче өлештә балалар бакчасы тәрбиячеләре, педагог-психологлар, ата-аналар катнашты. Автор “Буыннар бердәмлеге” интерактив программасы белән таныштырды һәм аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Семинар эшлекле һәм файдалы узды.