Актанышлылар Яр Чаллы зонасының социаль ярмикәсендә катнашты

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Чаллыда узган социаль ярминкәдә  Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнарның социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм социаль ярминкәне оештыручы “Перспектива” ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Актаныш районын Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тәкъдим итте.

 

Очрашу барышында һәр катнашучы үзенең проектын яклады, проектның асылы, максаты һәм нәтиҗәсе турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар  сораулар бирделәр, чыгыш һәм презентацияне тагын да яхшырту буенча тәкъдимнәр ясадылар.

 

Проектлар төрле тематика буенча эшләнгән, һәр проект җәмгыятькә кирәк һәм файда китерә торган гамәлләрдән тора.

 

“Татарстан Республикасы социаль ярминкәсе” проекты сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүне, идарә итүче органнар һәм бизнес белән партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

 

2015 – 2017 нче елларда Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрендә 4 социаль ярминкә үткәрелгән, 32 төрле хезмәт күрсәтелгән , аларда 127 бизнес – партнер катнашкан.

 

2017 нче елны “Социаль ярминкә” проекты Татарстан Республикасы Президентының йөкләмәләр исемлегенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International