Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти- Багаутдинов Азат Фирдәвис улы һәм әнисе- Багаутдинова Алина Рәуф кызы көтеп алынган дуртенче балалары - улларына Замир исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.