Дәүләт Думасы авыл хуҗалыгын үстерү турында һәм Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында федераль законнарга өченче, ахыргы, укылышта үзгәрешләр кертте, алар сәүдә челтәрләре өчен һәм сәүдә челтәрләренә азык-төлек товарларын китерүне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен азык-төлек товарларын утильләштерү яисә юкка чыгару белән бәйле чыгымнарны кайтаруны тыя.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина законга аңлатма бирде: "Документ, барыннан да элек, азык-төлек базарында илебез җитештерүчеләрен яклауның өстәмә чараларын булдыруга һәм кулланучыларны яклауга юнәлдерелгән.
Төбәктәге очрашулар барышында миңа зур зыян күрергә мәҗбүр булган зур булмаган җитештерү вәкилләре берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Алар билгеле бер вакыт үткәннән соң, сатылмаган сыйфатлы товарларны (мәсәлән, аерым икмәк пешерү предприятиеләре буенча товарны кайтару 50% ка кадәр җитә) сәүдә челтәрләреннән кире кайтаруның гомумроссия тенденциясен расладылар.
Кертелә торган чаралар нәтиҗәсендә җитештерүче уңышлы планлаштыру, җитештерүне үстерү, ассортиментны киңәйтү, продукциясенең сыйфатын күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр ала, бу, һичшиксез, безгә - кулланучыларга отышлы».