Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Бүген - 10 ноябрь  көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте, Энгель Нәвап улы шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильшат Шәйхелгали улы Шараповны туган көне белән котлады, аңа башкалар да кушылды.

Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә гомуми бүлек җитәкчесе Люция Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова анализ ясадылар.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International