Гистологик тикшеренүләрне гамәлгә кертү яман шешләрне диагностикалауда, авыруның стадиясен билгеләүдә, Актаныш районы халкының онкология авыруларын иртә ачыклауда тулырак һәм сыйфатлырак эшне башкарырга мөмкинлек бирә. Әгәр гистологик тикшеренүләр кертелгәнче биоматериаллар контракт нигезендә башка учреждениеләргә җибәрелгән һәм пациентлар нәтиҗәләрне берничә атна көтәргә мәҗбүр булган булса, хәзерге вакытта хастаханәдә бөтен хирургик операцияләрдән соң гистологик тикшеренүләрне үткәрү өчен биологик материал алына.
2017 елның июнь аеннан хастаханәгә Эль-Айюби Эль Амир Аззам Эль Амир Хассан исемле табиб-патологоанатом эшкә кайткан. Аззам Хассан - гистолог-патологоанатом. Гистологик тикшеренүләрне районда башкару өчен иганәчеләр - "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров, “БлагоДарение ” фондының президенты Салихов Фәрит Муллагали улы ярдәм күрсәткән.
Барлык кирәкле җиһазлар алынып, гистологик тикшеренүләр сентябрь аеннан үзебездә үткәрелә башлады. Шушы вакыт эчендә 81 тикшерү үткәрелгән, шулар эченнән 8 шеш барлыкка килү очрагы ачыкланган – шуның 5 се – яман, 3 се гадәти шеш.