Актанышның яшь армиячеләре “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” республикакүләм фестивале призерлары

2018 елның 9 ноябре, җомга

Түбән Кама каласында 1-2 ноябрь көннәрендә республика белем бирү учреждениеләренең Яшь армиячеләр отрядлары арасында Бөтенроссия слеты кысаларында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” республикакүләм фестивале уздырылды.

Үз көчләрен сынап карау өчен барлыгы 25 команда катнашты анда. Ике көн дәвамында барган ярышта Актанышның 1 нче  урта мәктәбеннән Сафина Злата, Валиуллина Кәүсәрия, Салихов Солтан һәм Талипов Алмаздан торган команда ярышларда катнашып, призер исемен яулап кайттылар( җитәкчеләре тынычлык иминлеге нигезләре фәне укытучысы Хаҗиев Равил Фәгыйтьҗан улы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International