8 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Полиция вәкилләре тәүге котлау сүзләрен башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариевтан кабул иттеләр. Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, Илфак Шамил улы Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча полиция участогының өлкән вәкиле, полиция капитаны Илнур Илсур улы Дәүләтовка район башлыгы Э.Н.Фәттахов имзалаган “Мактау грамотасы”, Россия ЭЭМ Актаныш районы бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Юлия Мөнәвир кызы Сергеевага “Рәхмәт хаты” тапшырды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та үз составына котлау һәм тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен сәхнә түреннән ирештерде. Илшат Илфир улы отставкадагы милиция полковныгы Камил Хөрмәт улы Зәйнуллинга “Җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенә 100 ел” күкрәк билгесе тапшырды.
Бу көнне шулай ук полиция капитаны Рушат Сәрвәров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә "Хезмәт өчен" медале белән хөрмәтләнде. Полиция майоры Илнар Сафин, полиция подполковнигы Илшат Сәрвәров, эчке эшләр майоры Гөлназ Хуҗина, полиция капитаны Юлия Сергеева, полиция майоры Алсу Хисматова, полиция капитаны Рамил Хәкимуллин җитәкчеләре кулыннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә "Хезмәт өчен" медален кабул итеп алды.
Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Зәкәри улы Нуриев Россия эчке эшләр министрлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.
Юстиция капитаны Радик Басыйров “Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесенә, полиция майоры Вилсур Сәлахов “Рәхмәт хаты”на ия булды.
Полиция көне уңаеннан “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырылган бәйрәм тантанасында тармак хезмәткәрләрен Россия эчке министрлыгының Актаныш районы бүлеге полиция начальнигы, майор Илнар Сафин да тәбрик итте.
Илнар Раушан улы полиция капитаны Илнар Дәүләтовка - полиция майоры, полиция капитаны Рамил Хәкимуллинга – полиция майоры, кече лейтенант Динар Мирзаяновка полиция лейтенанты званиесен тапшырды.
Полиция начальнигы шулай ук эчке эшләр капитаны Ленар Заһретдиновка, юстиция лейтенанты Айдар Фәрдиевка, полиция капитаны Азат Саматовка, полиция капитаны Гадел Моразуллинга, полиция өлкән лейтенанты Нурия Сәлаховага, полиция капитаны Рамил Хәкимуллинга эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдиновның “Рәхмәт хаты”н тапшырды.
Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә алар белән тыгыз элемтәдә эшләгән коллективлар, шәхси затлар да хөрмәтләнде.
Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Зәкәри улы Нуриев аларга бүлекнең “Рәхмәт хатлары”н тапшырды. Алар: “Игелек үзәге” коллективы, Назыйл Латыйпов, Лилия Хәлимова һәм Регина Сәлахова.
Полиция җитәкчесе урынбасары Ирек Фәрит улы Бакиев исә, сәхнәгә иң кечкенә бүләкләнүчене алып менде. Ул Мари Суыксу мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Кәрим Гарифуллин иде. Полиция хезмәткәрләренә җинаятьне ачуда ярдәм иткән Кәримгә "Рәхмәт хаты" һәм махсус бүләк тапшырылды.
Актанышта үткән полиция хезмәткәрләре көнендә залда утыручыларны ветераннар исеменнән Нәсим Әзһәр улы Заһретдинов та тәбрик итте. Ул отставкадагы полиция майорлары Камил Әхмәтгалиевкә һәм Револь Исмакаевка, отставкадагы полиция подполковнигы Назыйф Салиховка «Рәхмәт хаты» тапшырды.