Актаныш авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Чаллы ярминкәләрендә сату итә

2018 елның 10 ноябре, шимбә

15 сентябрьдән башлап һәр икенче шимбәдә Актаныш районы хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Һәр баруда районнан 25-30 сәүдә ноктасы шәһәр халкы сораган товарлар – эре мал, кош итләре, сөт ризыклары, бал, яшелчә-җимеш белән сату итә.

10 ноябрь көнне дә актанышлылар Чулман проспектында Ипподром янында сату итте. Сату барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев та танышты, район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм  Актаныш  хезмәтчәннәренә сыйфатлы сәүдә һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.

-Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру башкала өчен зур әһәмияткә ия. “Бу – безнең халык өчен яхшы ярдәм: базарда бәяләр түбәнрәк, ә продукция яңа җитештерелгән”, - дип билгеләп үтте  мэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International