Автомобиль транспорты предприятиесе хезмәткәрләре хөрмәтләнде

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Актаныш автотранспорт предприятиесе эшчәнлегенә быел 50 ел тулды. Һөнәри бәйрәмнәре һәм эшчәнлекләренә 50 ел тулу уңаеннан автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре хөрмәтләнде – хезмәт алдынгыларына муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазе тапшырылды.

 Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм предприятие эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан автобус шоферлары Роберт Альберт улы Бәшәров, Фирдәвис Мөдәрис улы Фәсхиев, диспетчер Гөлшат Рафакъ кызы Мөхәмәтова Актаныш район башлыгының – Мактау кәгазе, баш хисапчы Рәйсә Тимер кызы Шәехова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген – 8 ноябрь көнне автотранспорт хезмәтчәннәре белән район башкарма комитет җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев очрашты. Иң элек, Илфак Шамил улы оешма хезмәтчәннәрен булып узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның Рәхмәт хатын һәм Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Автотранспорт предприятиесе хезмәтчәннәре белән ачыктан-ачык сөйләшүдә  бүгенге көннең көнүзәк мәсьәләләре күтәрелде. Хезмәтчәннәр үзләрен борчыган сорауларны Илфак Шамил улына район җитәкчелегенә җиткерү өчен юлладылар. Бүген оешмада 24 автобуска 24 шофер. 14 автобус мәктәп укучыларын йөртсә, калганнары төрле маршрутларга һәм заказ буенча йөри.Проблемалары күп һәм зур, хезмәт хаклары аз, авыл-шәһәрара маршрутлар, акча ягыннан караганда, зыянга эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International