“Татарстан – безнең йортыбыз” этномәдәни фестивалендә Актаныш район мәдәният йортының вокаль ансамбле лауреат булды

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

"Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды.

Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын күрсәттеләр: вокал, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор. “Татарстан - безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителде. Гала-концертта  Актаныш район  мәдәният йортының вокаль ансамбле этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды һәм диплом белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International