Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе аңлатып узганча, күчемсез милек объектының хуҗасы үзенә караган күчемсез милек объектына карата мәгълүматны соратып алган затлар турында белешмә алырга мөмкин.
"Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" 13.07.2015 ел, № 218-ФЗ федераль закон нигезендә, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматлар һәркем өчен ачык (федераль закон белән чикләнгән мәгълүматлардан тыш) һәм теләсә нинди кызыксынган затларның соравы буенча бирелә, димәк, күчемсез милек объектының милек хокукы ЕГРНда теркәлгән хокук иясе башка затларга аның күчемсез милек объекты буенча мәгълүмат бирүне тыюга хокуклы түгел.
Ләкин күчемсез милек объекты милекчесе үзенә караган күчемсез милек объектына карата мәгълүматны соратып алган затлар турында белешмә алырга мөмкин. Милекче белешмәдән аның күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар алган физик, юридик затлар, җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары турында мәгълүмат ала ала, анда белешмә алу датасы һәм документның чыккан номеры күрсәтелә.
Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы өч эш көне тәшкил итә. Белешмә кәгазь документ рәвешендә бирелгән өчен физик затлардан – 400 һәм юридик затлардан 1100 сум күләмендә түләү алына. Электрон документ рәвешендәге белешмә физик затлар өчен 250 сум һәм юридик затлар өчен 700 сум торачак.