Күп функцияле үзәктә Росреестр хезмәтләре иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора. Бу - кадастр исәбенә кую да, хокукларны теркәү дә, күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү дә (ЕГРН).
Әйтик, Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча «Минем документлар» офисларына ел саен йөзләгән мең граждан мөрәҗәгать итә. Милеккә хокукны тапшыру буенча эшләнгән һәр операцияне җентекләп эшләү мөһим. Документлар дөрес булмаганда, үз хокукларыңны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килә, бу, һичшиксез, матди чыгым сорый.
Гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган автомобиль юлының 290 участогын автомат режимда эшләүче 100 прибор контрольдә тота. Датчиклар берләштерелгән. Приборлар үзләре урнашкан урындагы тизлекне, шулай ук датчиклар арасындагы уртача тизлекне терки, шул рәвешле бөтен маршрут буенча тоташ контроль булдыра.
2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклык белән рәсмиләштерелгән килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
Мөмкин, әмма башта участокка кагылышлы барлык мәгълүматны алырга һәм булган документация нигезендә, аны ничек кулланырга мөмкин икәнлеген ачыкларга кирәк.
Шәхси торак төзелеше өчен җир өч каттан да артык булмаган торак төзү мөмкинлеген күздә тота. Шулай ук гараж, келәт һәм башка кирәкле хуҗалык һәм көнкүреш корылмалары төзү рөхсәт ителә. Андый участок, кагыйдә буларак, шәһәр яисә муниципаль берәмлек чигендә урнашкан.
1 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Наталья Кукушкина, эчке эшләр органнары вәкилләре, ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында, алкогольле продукцияне сатучы сәүдә объектларын карап чыкты. Ведомствоара комиссия Яңа Әлем авыл җирлегендә 3 кибет һәм Иске Богады авыл җирлегендә алкогольле продукцияне сатучы 2 кибеттә булды. Тикшерү вакытында Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция ассортиментына һәм читтән кертелә торган аракы санына, күргәзмә витринасын дөрес итеп рәсмиләштерүгә, сатып алучы өчен мәгълүмат булуга, шулай ук сатыла торган продукция бәяләренә төп игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртысында электрон рәвештә кергән бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү турында 718 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
2019 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан 824 меңнән артык өземтә биргән. Шул ук вакытта 718 337 өземтә электрон рәвештә бирелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк.
6 август көнне Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советының утырышлар залында район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышы үткәрелә.
Башлану вакыты: 10.00 сәгать.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең мөрәҗәгатен тормышка ашыру турында 2019 елның 6 июнендәге күрсәтмәсен үтәү йөзеннән "Регионара компетенцияләр үзәге" базасында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программалар (1964-1968 елларда туган хатын-кызлар; 1959-1963 елларда туган ир-атлар) буенча түләүсез нигездә укыту оештырыла.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга һөнәри әзерлек турында диплом яки дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Демонстрацион имтиханнарны бирүчеләргә WorldSkills стандартлары буенча халыкара үрнәктәге Skills-паспорт бирелә.
10 кешедән торган тыңлаучылар төркеме булганда күчмә курслар оештыру мөмкинлеге дә бар. Белешмә өчен телефон (843) 203-555 доб.203, электрон адрес Olga.Dyubanova@tatar.ru .
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы
Июль аеннан картлык буенча иминият пенсияләрен пенсия яше үзгәрүне исәпкә алып билгели башладылар.
2019 елдан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү хокукын бирүче гомуми билгеләнгән яшьне акрынлап күтәрү башланды. Үзгәрешләр этаплап башкарылачак. Күчү чоры 10 ел тәшкил итәчәк һәм 2028 елда төгәлләнәчәк.
2019 һәм 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнарга элеккеге законнар таләпләре буенча яңа пенсия яше җиткәнче пенсияне ярты елга алданрак билгеләү рәвешендә махсус ташлама каралды.
Шул рәвешле, 50 яшькә (хатын-кызлар) һәм 55 яшкә (ир-атлар) җитүче Төньякта яшәүчеләр, тиешле "төньяк" һәм иминият стажын булдырып, 50 яшь 6 ай һәм 55 яшь 6 ай тулу белән пенсиягә чыга алалар.
Июль аенда гыйнвар аенда туган көннәрен билгеләп үткән, августта - февраль аенда туган 1969 елда туган хатын-кызлар һәм 1964 елда туган ир-атлар лаеклы ялга чыгалар.
Күрсәтелгән елларның икенче яртысында туган гражданнар картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен 2020 елның беренче яртыеллыгында мөрәҗәгать итә алалар.
Урып-җыю чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән.
Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Бөртеклеләрне җыю чорында янгыннарны булдырмас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтмәләрен үтәү зарур. Башаклы культуралар өлгерер алдыннан алар автомобиль юлларына һәм тимер юлларга якын булган урыннарда киңлеге 4 метрдан да ким булмаган полоса ясап, үләннәрне чаптыру һәм җирне сукалау кирәк. Урылган кырларны, ягъни камылны һич тә яндырырга ярамый.