Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең мөрәҗәгатен тормышка ашыру турында 2019 елның 6 июнендәге күрсәтмәсен үтәү йөзеннән "Регионара компетенцияләр үзәге" базасында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программалар (1964-1968 елларда туган хатын-кызлар; 1959-1963 елларда туган ир-атлар) буенча түләүсез нигездә укыту оештырыла.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга һөнәри әзерлек турында диплом яки дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Демонстрацион имтиханнарны бирүчеләргә WorldSkills стандартлары буенча халыкара үрнәктәге Skills-паспорт бирелә.
10 кешедән торган тыңлаучылар төркеме булганда күчмә курслар оештыру мөмкинлеге дә бар. Белешмә өчен телефон (843) 203-555 доб.203, электрон адрес Olga.Dyubanova@tatar.ru .
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы