1 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Наталья Кукушкина, эчке эшләр органнары вәкилләре, ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында, алкогольле продукцияне сатучы сәүдә объектларын карап чыкты. Ведомствоара комиссия Яңа Әлем авыл җирлегендә 3 кибет һәм Иске Богады авыл җирлегендә алкогольле продукцияне сатучы 2 кибеттә булды. Тикшерү вакытында Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция ассортиментына һәм читтән кертелә торган аракы санына, күргәзмә витринасын дөрес итеп рәсмиләштерүгә, сатып алучы өчен мәгълүмат булуга, шулай ук сатыла торган продукция бәяләренә төп игътибар бирелде.
– Бер савытта Татарстан аракысы, ә икенче савытта Татарстан сырасы булырга тиеш, - дип ассызыклады Наталья Александровна. Ведомствоара комиссия әгъзалары, легаль булмаган спиртлы продукция әйләнешен барлык дәүләт органнары контрольдә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте. Халык та читтә калырга тиеш түгел – кайнар элемтә телефонына шалтыратырга һәм закон бозылу турында хәбәр итәргә кирәк. Актаныш районында бүгенге көндә ЕГАИС системасы тулысынча кертелгән, ул башлангыч этапта җитештерүчеләр өчен дә, ваклап сату өчен дә проблемалар тудырды. Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендәге төп мәсьәләләр билгеләнде. Сатучылар белән алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде.
Ведомствоара комиссия ваклап сату кибетләренә алкогольле продукция ассортиментын карарга тәкъдим итте. Күчмә ведомствоара комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы ассортимент Иске Богады авыл җирлегенең «Заман» кибетендә. Яңа Әлем авыл җирлегенең «Альмига» кибете Кулланучы почмагы кулланучының иң эчтәлекле почмагы дип танылды.
- Без эчәргә чакырмыйбыз, әмма безнең бурыч - республика кибетләре киштәләрендә сыйфатлы продукцияне булдыру - диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы шәһәрендәге контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина.