Гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган автомобиль юлының 290 участогын автомат режимда эшләүче 100 прибор контрольдә тота. Датчиклар берләштерелгән. Приборлар үзләре урнашкан урындагы тизлекне, шулай ук датчиклар арасындагы уртача тизлекне терки, шул рәвешле бөтен маршрут буенча тоташ контроль булдыра.
Гадәттә, фото һәм видеофиксация комплекслары урнашу урыннарын ачыклау максатыннан, күп кенә машина йөртүчеләр «радар – детектор» дан, шулай ук фото һәм видеофиксация комплексларын урнаштыру турында мәгълүмат булган карталардан һәм башка мобиль кушымталардан файдалана. Ә өзлексез контрольне тәэмин итү системасы мондый “хәйләләр”гә юл куймый.
2019 елда мондый өзлексез контрольдә тоту системасы белән Татарстан Республикасы территориясендәге түбәндәге төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын җиһазлау планлаштырыла: Казан-Шәмәрдән; Чистай-Түбән Кама; Казан-Малмыж; Чаллы-Зәй-Әлмәт, Саескан Тавы-Шәле.