ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.    Чараның  максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны      турыдан-туры   трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының      YouTube-каналында алып  барылды.  Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  үзләренә уңайлы вакытта   карый  алалар. 

Намуссыз башкаручылар фатирлар буенча йөри һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән таныштырып, йортта яшәүчеләргә алардан газ чыгудан һәм аннан соң шартлаудан саклый торган, теге яки бу запчастьны алыштырырга кирәк булган җиһазлар сатып алырга тәкъдим итә.

Еш кына мондый сәфәрләр сатып алу белән тәмамлана, ә «газ сигнализаторлары» арзан тормый һәм шул ук вакытта шактый файдасыз приборлар булып тора.

Чын газчылар фатирларда бернинди приборлар да сатмый. “Газчылар” гамәлдәге законнарга һәм башка норматив актларга таяна, янәсе. Баш тарткан очракта, газ бирүне туктатып тору белән яный алдакчылар.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) газ хезмәте хезмәткәрләренең  сәүдә белән шөгыльләнмәвен һәм аларның фатирлар буенча җайланмаларны таратуга бернинди катнашы булмавын хәбәр итә.

Хөрмәтле әти-әниләр! Игътибар итегез!

Теге яки бу аттракционга билетлар сатып алганчы, аның сезнең балага туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк.

Моның өчен аттракционнан файдалану кагыйдәләре белән танышу да җитә.

Начар метеорологик күренешләр: 2 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

һава торышы

Болытлы һава, көндез аязучан.

Яңгыр, көндез урыны белән кыска.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән 16-21 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +6..+11º.

Көндез һаваның максималь температурасы +13..+18º.

WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты 22-27 августта узачак. Казан 2015 елның августында Сан-Паулуда WorldSkills International генассамблеясендә чемпионатны уздыру шәһәре итеп сайланды. Бу хокук өчен ул Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа белән көндәшлек итте. Казанда узачак чемпионатта 63 ил һәм төбәктән якынча 22 яшькә кадәрге 1,4 мең кеше (кайбер компетенцияләрдә – 25 яшькә кадәр) катнашыр дип көтелә. Иң яхшыларны 56 компетенциядә билгеләячәкләр.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы татарстанлыларны Татарстандагы  инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра.

Ресурста агентлык белән үткәрелә торган чаралар, шул исәптән, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышын, Татарстанның инвестицион эшчәнлеге белән дөньякүләм конгресс-күргәзмә стендларының эшен кертеп, махсус икътисадый зоналар, алга киткән социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары һәм мәйданнары, шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсешен күрсәтүче роликларны да кертеп, эксклюзив видеолар урнаштырыла.

Моның өчен "investtatarstan"ны YouTube каналыннан  эзләргә  һәм язылырга кирәк.  

Тәкъдим ителә торган материаллар  рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон, гарәп телләрендә.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

31 июльгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 76,91 мең га мәйданнан суктырылган, бу фаразланганнан 5,4 процентны тәшкил итә.

Актанышта җыеп алынасы 42,6 мең гектар мәйданның 31 июльгә 3,3 проценты суктырылган,  4,9 мең тонна икмәк җыеп алынган. Бер гектарга уртача уңыш 35 центнер.

Актаныш районының Качкын авылына тукталуыбызның ике сәбәбе бар. Аның берсе танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдиновның туган авылын күрү булса, икенчесе – шушы авылның иң милли йорт капкасы хуҗасы Рамил Гәрәев белән танышу.

“Иң милли йорт капкасы” – Актаныш районының “Олы җыен” фестивале кысасында үткәрелгән бәйге номинациясе ул. Анда Усы авыл җирлегеннән Рамил Гәрәевләр капкасы җиңүенә гаҗәпләнерлек түгел анысы. Тикмәгә генә район башлыгы Энгель Фәттахов, эшмәкәрнең ихатасына килеп, эшләре белән танышмаган, нинди ярдәм кирәк, дип белешмәгән бит инде. Кулыннан эш килгән кешеләрне хөрмәт итә беләләр биредә.

31 июль көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 8 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.

23 июль көнне Актаныш авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ләлә Кудерметова белән беренче очрашуы булды. “Безнең ишегалды” проектында икенче кварталны реконструкцияләү турында фикер алыштылар алар.
26 июльдә «Актаныш агрегат заводы» җәмгыятенең хезмәт коллективы, беренче кварталда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллин килде. Ул шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре белән тематик кабул итү үткәрде һәм Пучы авылында яшәүчеләр белән очрашты.
28 июль көнне Иске Байсар, Иске Сәфәр һәм Киров авылында яшәүчеләр Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булдылар, анда 27 сорау җыелды.
Ә кичә - 30 июльдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллинның Актаныш районы гражданнары белән тагын алты очрашуы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International