ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

31 июльдән  «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ санлы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар гомуми өлешле милектәге мөлкәт белән эш иткәндә күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары сату-алу процедураларының үзгәрүен аңлаттылар.

Цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә ача.

Бу көнне  Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез “Кайнар элемтә” телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә   җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән  (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча, яше җитү сәбәпле,  иминият  пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез -  Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

Татарстанда яшь  комбайнчылар арасында  «Хезмәт кешесенә дан»  унберенче республика  телевизион  конкурсы  башланды.    Конкурсны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм      «Татарстан» ДТРК оештыра.

 Акциянең  төп  бурычы  – авылда  яшьләр арасында  эшче  белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс  барышында  «Россия-1» һәм «Россия-24»  телеканалларында   яшь комбайнчыларның 2019 елгы  уракны  ничек  алып  барулары турында    сюжетлар  сериясе  чыгачак.     Конкурсның  финалын уздыру һәм аңа  йомгаклар ясау  республиканың  Уңыш  бәйрәме  алдыннан  булыр  дип  планлаштырыла.  

Яшь комбайнчылар  кырларда башкара    торган  эшләрне   «Россия-1» һәм  «Россия 24» каналларында (http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/ )  авторы  да,  алып  баручысы  да    Дмитрий Второв  булган   «Агробизнес»  программасы  чыгарылышларында  карарга  мөмкин булачак.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин бүген – 30 июль көнне Актанышта Киров авылы халкы белән очрашты. Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, Киров авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Илфак Гаянов катнашты.

Альберт Галимҗан улы, иң элек, җирлекнең яшәеше, социаль объектларның торышы, дәүләт программалары ярдәмендә башкарылган эшләр белән танышты.

Халык белән очрашуда депутатлыкка кандидат үзенең депутатлык эшчәнлеге, үзенә алга куйган максат-бурычлар белән таныштырды. Һәр җирлектә халыктан кергән сорауларның чишелешен тәэмин итүне дә үзенең эш планына кертәчәген ассызыклады. Кировлылар бик актив булдылар, үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр. Киров авыл клубының кышларын салкын булуын борчылып сөйләделәр.  Олыимән авылында бар уңайлыклары булган җәмәгать үзәге төзелүен дә зарыгып көтәләр алар. Дәүләт программалары ярдәмендә юллар төзекләндерүне дә сорыйлар. Җирлектә яшьләр өчен спорт корылмасы – хоккей мәйданчыгы төзелүне дә авыл спортчылары көтә. Киров авылы балалар бакчасының да түбәсеннән су үтә икән, ә бакчага бүгенге көндә 40 бала йөри.

Кировлылар җитәкчеләрнең халык белән очрашуларында, җыеннарда һәрчак актив катнаша, әлеге сораулардан район җитәкчелегенең хәбәрдар булуын да бәян итте алар. Депутат эшчәнлегендә Альберт Хәбибуллинга уңышлар теләп, сорауларны хәл итүдә булышлык күрсәтүендә ышаныч белдерделәр кировлылар.

31 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында район семинарының терлекчелек тармагына багышланган өлеше “Актаныш” агрофирмасында узды.

Семинарда катнашучылар, иң элек, Олыимән фермасында 300 башка исәпләнеп, комплекс буларак төзекләндерелгән торактагы эш барышы белән таныштылар. Комплексны 15 сентябрьдән эшли башлар дип планлаштыралар. Киров бүлекчәсендә 600 баш савым сыерына исәпләнгән терлек торагындагы эш барышы, төзелеш эшләренең яңа алымнар белән башкарылуы белән дә таныштырды семинарда катнашучыларны “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев https://www.instagram.com/p/B0ilAjxgi9O/ .

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Актаныш игенчесе! Кырларыбыз быел да мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк үстерүдә Актанышның лаеклы даны, үз тәҗрибәсе бар. Елдан-ел эзләнү, өйрәнү, яңа сортлар белән эшләү нәтиҗәсе ул. Бүген – 30 июль көнне булып узган район семинарында да район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре катнашында хуҗалык җитәкчеләре яңа сортларның "Башак" хуҗалыгы тәҗрибә участогында районлашуы белән танышты.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, алга куйган максатлар белән танышты.

“Башак” хуҗалыгы тәҗрибә участогында 27 сорт бодай, 17 сорт арпа сынала, районлашу үтә. Урактан соң, һәр сортка нәтиҗә ясалып, белгечләрнең тәкъдимнәре, үстерү технологиясе, үзенчәлекләре тасвирланган китапчык нәшер ителеп, хуҗалыкларга тапшырылачак.

31 июльдән законнарга үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә гомуми милек хокукында өлешләр белән алыш-бирешләрнең аерым төрләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы гамәлдән чыгарыла. Әлеге дата алдыннан, 30 июльдә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры әлеге тема буенча  “Кайнар элемтә”  үткәрә. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча идарәнең  алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк. Шулай ук “Кайнар элемтә” бу көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru гражданнарның мөрәҗәгатьләре бүлегендә-Кайнар линияләр.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  бу  ел  урып-җыю эшләрендә  катнашучы  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  призларына  конкурс  игълан итәргә  хәл  ителде.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   27 июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International