Марат Әхмәтов: “Без комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты призларына конкурс игълан итәбез”

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстанда  бу  ел  урып-җыю эшләрендә  катнашучы  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  призларына  конкурс  игълан итәргә  хәл  ителде.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   27 июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте. 

 

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Премьер-министрының  беренче  урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

 

Сезонлы  кыр  эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы, урып-җыю кампаниясендә    «комбайнчыдан  бик  күп  нәрсә тора», дип  билгеләп  үтте,  шулай  ук   механизаторларның  хезмәт  нәтиҗәләрен  кызыксындыру  эшнең  сыйфатын   арттыра һәм  урып-җыюның  барышын  да  тизләтә,  диде  ул. 

 

«Республиканың  барлык  хуҗалыкларында  комбайнчыларны, механизаторларны  һәм  машина  йөртүчеләрне  матди  кызыксындыру  чаралары  эшләнүе  сөендерә,  әлбәттә,  күпчелек  районнар  башлыклары  тарафыннан  шулай  ук  бүләкләү  чаралары  эшләнгән», – дип,    хәбәр  итте  министр.

 

«Быел  да,  узган  еллардагы  кебек,  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты     призларына    республика  конкурсын игълан итәбез», – диде  Марат  Әхмәтов.

 

Шуңа  бәйле  рәвештә,  нотыкчы  муниципаль районнары  комбайнчыларның  хезмәт  җитештерүчәнлеген  объектив   исәпкә  алып  барырга  һәм  белешмәләрне  вакытында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  җибәрергә  кушты. 

 

Моннан  тыш,  Арча  районында  комбайнчыларны  суктырылган  ашлык  күләме  буенча  атна  саен  премияләү  булачак,  2  мең  сумнан   биш  премия  каралган.  Моннан  тыш,  урып-җыю йомгаклары  буенча  алдынгы  комбайнчыларга  10  мең  сумнан  20  премия  каралган.   

 

Шулай  ук суктырылган  ашлык  күләме  буенча   2 шәр  мең  сумлык  атналык  премия   Балтач  районында да  каралган.  Алдынгы  машина  йөртүчеләр өчен  атналык  премия  1  мең  сум  тәшкил  итә.

 

Зәй  районында  600 тонна  ашлык  суктырган  комбайнчыларны  1  мең  сумлык  премия  белән  бүләкләүне  планлаштыралар,    1200 тоннага – 1,5 мең сум,   2000 тоннага – 2,5 мең  сум.  Урып-җыю  кампаниясе  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  комбайнчыларны  бүләкләү  өчен    100 мең  сумнан 8 премия  каралган.

 

Урыннарда  иң  яхшы  механизаторларны  бүләкләүгә болар  аерым  мисаллар гына. Урып-җыю эшләрендә  катнашучыларны  кызыксындыруның  шундыйрак  чаралары   Лениногорск, Ютазы районнарында,  шулай  ук  республиканың  башка  муниципаль районнарында  да  каралган.  

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International