Цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна сатып алу чыгымнарына компенсация бирү турында

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.

Компенсация цифрлы телевизион приставканың яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмый.

Компенсацияләр алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:

-җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы гаиләләр - балага айлык пособие алучылар булып;

-инвалид балалары булган гаиләләр, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган - балага айлык пособие алучылар,

-ялгыз яшәүче (пенсионерлардан торучы гаиләләр), 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәкләр, җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган очракта;

-ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр), җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган очракта.

Компенсацияне билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә  мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

-йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының алдагы өч ай өчен керемнәрен раслаучы документлар;

-сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна өчен цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен түләүне раслаучы документ.

Балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирүдән азат ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International