Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин бүген – 30 июль көнне Актанышта Киров авылы халкы белән очрашты. Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, Киров авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Илфак Гаянов катнашты.
Альберт Галимҗан улы, иң элек, җирлекнең яшәеше, социаль объектларның торышы, дәүләт программалары ярдәмендә башкарылган эшләр белән танышты.
Халык белән очрашуда депутатлыкка кандидат үзенең депутатлык эшчәнлеге, үзенә алга куйган максат-бурычлар белән таныштырды. Һәр җирлектә халыктан кергән сорауларның чишелешен тәэмин итүне дә үзенең эш планына кертәчәген ассызыклады. Кировлылар бик актив булдылар, үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр. Киров авыл клубының кышларын салкын булуын борчылып сөйләделәр. Олыимән авылында бар уңайлыклары булган җәмәгать үзәге төзелүен дә зарыгып көтәләр алар. Дәүләт программалары ярдәмендә юллар төзекләндерүне дә сорыйлар. Җирлектә яшьләр өчен спорт корылмасы – хоккей мәйданчыгы төзелүне дә авыл спортчылары көтә. Киров авылы балалар бакчасының да түбәсеннән су үтә икән, ә бакчага бүгенге көндә 40 бала йөри.
Кировлылар җитәкчеләрнең халык белән очрашуларында, җыеннарда һәрчак актив катнаша, әлеге сораулардан район җитәкчелегенең хәбәрдар булуын да бәян итте алар. Депутат эшчәнлегендә Альберт Хәбибуллинга уңышлар теләп, сорауларны хәл итүдә булышлык күрсәтүендә ышаныч белдерделәр кировлылар.