“Башак” хуҗалыгында район семинары узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Актаныш игенчесе! Кырларыбыз быел да мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк үстерүдә Актанышның лаеклы даны, үз тәҗрибәсе бар. Елдан-ел эзләнү, өйрәнү, яңа сортлар белән эшләү нәтиҗәсе ул. Бүген – 30 июль көнне булып узган район семинарында да район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре катнашында хуҗалык җитәкчеләре яңа сортларның "Башак" хуҗалыгы тәҗрибә участогында районлашуы белән танышты.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, алга куйган максатлар белән танышты.

“Башак” хуҗалыгы тәҗрибә участогында 27 сорт бодай, 17 сорт арпа сынала, районлашу үтә. Урактан соң, һәр сортка нәтиҗә ясалып, белгечләрнең тәкъдимнәре, үстерү технологиясе, үзенчәлекләре тасвирланган китапчык нәшер ителеп, хуҗалыкларга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International