31 июльдән законнарга үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә гомуми милек хокукында өлешләр белән алыш-бирешләрнең аерым төрләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы гамәлдән чыгарыла. Әлеге дата алдыннан, 30 июльдә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры әлеге тема буенча “Кайнар элемтә” үткәрә. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча идарәнең алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк. Шулай ук “Кайнар элемтә” бу көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru гражданнарның мөрәҗәгатьләре бүлегендә-Кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.