Намуссыз башкаручылар фатирлар буенча йөри һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән таныштырып, йортта яшәүчеләргә алардан газ чыгудан һәм аннан соң шартлаудан саклый торган, теге яки бу запчастьны алыштырырга кирәк булган җиһазлар сатып алырга тәкъдим итә.
Еш кына мондый сәфәрләр сатып алу белән тәмамлана, ә «газ сигнализаторлары» арзан тормый һәм шул ук вакытта шактый файдасыз приборлар булып тора.
Чын газчылар фатирларда бернинди приборлар да сатмый. “Газчылар” гамәлдәге законнарга һәм башка норматив актларга таяна, янәсе. Баш тарткан очракта, газ бирүне туктатып тору белән яный алдакчылар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) газ хезмәте хезмәткәрләренең сәүдә белән шөгыльләнмәвен һәм аларның фатирлар буенча җайланмаларны таратуга бернинди катнашы булмавын хәбәр итә.
Составына "газ" сүзе кергән яңгыравыклы атамалар, таныклыклар һәм форма булу сатып алучыларга ышаныч уята. Мондый хезмәтләрне башкаручыларның төп "клиентлары" булып еш кына өлкәннәр тора.
Идарә газ җиһазларын тикшерү буенча эшләр турында халыкка һәрвакыт алдан хәбәр итә. Еш кына бу подъездларга белдерүләр элү юлы белән башкарыла. Мондый эшләрне башкару турында идарәче компанияләр һәрвакыт мәгълүматлы.
Хөкүмәтнең 21.07.2008 ел, №549 карары (алга таба-кагыйдәләр) белән расланган газ белән тәэмин итү кагыйдәләренең 55 пункт таләпләре нигезендә, газ белән тәэмин итүче, шулай ук, абоненттан тиешле гариза кергән очракта, ярты елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә тикшерүләр үткәрә.
Кагыйдәләрнең 56 пункты нигезендә, тикшерү эшләре абонентка аны үткәрү датасы һәм вакыты турында алдан хәбәр итеп башкарыла.
Тикшерү үткәрү турындагы хәбәрнамә абонентка аны тикшерү уздырылган көнгә кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча алуны тәэмин итүче һәм аны абонент тарафыннан дөрес итеп билгеләргә мөмкинлек бирүче теләсә кайсы ысул белән җибәрелә.
Кагыйдәләрнең 57 пункты нигезендә, тикшерүне үткәрүдә йорт эчендәге яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне абонент белән килешү нигезендә гамәлгә ашыручы дәүләт торак инспекциясе һәм махсуслаштырылган оешма вәкилләре катнаша ала.
Кагыйдәләрнең 58 пункты нигезендә, тикшерү үткәрүдә катнашучы затлар абонентка (аның вәкиленә) хезмәт таныклыклары, ә абонент (аның вәкиле) таләбе буенча шәхесне раслаучы төп документ күрсәтергә тиеш.
Идарә кешеләрне уяу булырга һәм газчыларны үз йортына кертер алдыннан идарәче компаниягә шалтыратырга чакыра. Закон буенча, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрнең квалификацияле белгечләр штаты, үз авария хезмәте һәм махсус җиһазлары булырга тиеш. Мондый очракларда хезмәтләрне көчләп тагу яки сатып алуны исбатлау факты шактый катлаулы, чөнки кылынган җинаять ачык түгел. Полициядә мондый намуссыз башкаручылар үз гамәлләрен гаепсез дип аңлата: янәсе, алар фатирларга йөри һәм үз компанияләре хезмәтләрен тәкъдим итә, ә кешеләр бу хезмәтләрне, товарларны сатып алу яки сатып алмауны үзләре хәл итә. Намуссыз башкаручылардан берәр нәрсә сатып алып, алар төзегән килешүне имзалагансың икән, хәтта суд ярдәменә дә зур өметләр багларга кирәкми. Алдакчыларның кармагына эләкмәүнең бердәнбер чарасы - идарәче компаниядән планлы тикшерү булу-булмауны ачыклау кирәк.