Татарстанда яшәүчеләрне республикадагы инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыралар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы татарстанлыларны Татарстандагы  инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра.

Ресурста агентлык белән үткәрелә торган чаралар, шул исәптән, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышын, Татарстанның инвестицион эшчәнлеге белән дөньякүләм конгресс-күргәзмә стендларының эшен кертеп, махсус икътисадый зоналар, алга киткән социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары һәм мәйданнары, шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсешен күрсәтүче роликларны да кертеп, эксклюзив видеолар урнаштырыла.

Моның өчен "investtatarstan"ны YouTube каналыннан  эзләргә  һәм язылырга кирәк.  

Тәкъдим ителә торган материаллар  рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон, гарәп телләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International