"БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе Актаныш җирле бүлегенең сайлау алды чаралары район халкын җәлеп итә

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

23 июль көнне Актаныш авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ләлә Кудерметова белән беренче очрашуы булды. “Безнең ишегалды” проектында икенче кварталны реконструкцияләү турында фикер алыштылар алар.

26 июльдә «Актаныш агрегат заводы» җәмгыятенең хезмәт коллективы, беренче кварталда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллин килде. Ул шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре белән тематик кабул итү үткәрде һәм Пучы авылында яшәүчеләр белән очрашты.

28 июль көнне Иске Байсар, Иске Сәфәр һәм Киров авылында яшәүчеләр Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булдылар, анда 27 сорау җыелды.

Ә кичә - 30 июльдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллинның Актаныш районы гражданнары белән тагын алты очрашуы булды. Кандидат авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беренче очрашуны “Башак”  хуҗалыгы кырларында һәм “Актаныш” агрофирмасының терлекчелек комплексында үткәрде.

Икенче очрашу Киров авылы халкы белән гражданнар җыенында узды. Халык кандидатка балалар мәйданчыгын урнаштыру, Киров авыл клубын җылытуны тәэмин итүдә төзекләндерү эшләрен башкару, Олыимән авылында Җәмәгать үзәге төзү турында һәм башка сораулар  белән мөрәҗәгать итте.

Өченче тематик очрашуда шулай ук дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләр  күтәрелде. Кандидат Альберт Хәбибуллинга ышаныч күрсәтеп, аның Фәнис Яруллинның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” әсәренең  герое прототибы  булуын ассызыкладылар.

“Игелек үзәге”  үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда кандидатның гражданнарга ярдәме ассызыкланды.

Кандидат эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлегенең шәхси составы белән бишенче очрашуны үзе оештырды, аннан соң «Безнең ишегалды» проектында катнашты, анда Актаныш район үзәгенең сигезенче кварталын реконструкцияләү проекты каралды.

Моннан тыш, көн саен районда  пикетлар үткәрелә, анда күп сандагы агитация материаллары таратыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International