Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре аша сатарга булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының YouTube-каналында алып барылды. Чарада катнаша алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоязманы үзләренә уңайлы вакытта карый алалар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгы