Нотариаль килешүләр турында сораулар һәм җаваплар

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклык белән рәсмиләштерелгән килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.

- Безнең өч хуҗалы фатирыбыз бар. Без аны сатарга планлаштырабыз. Килешүне раслау өчен нотариуска барырга кирәкме?

- 2019 елның 31 июленнән өлешле күчемсез милекне сату яки күчемсез милек өлешләрен ипотекага тоту килешүләре төзегәндә, килешү барлык милекчеләр белән бер үк вакытта үткәрелсә, нотариуста килешүне раслау таләп ителми.

- Фатирны сатарга җыенам, ул миңа һәм балигъ булмаган кызыма рәсмиләштерелгән. Бу очракта нотариуста килешүне расларга кирәкме?

- Балигъ булмаган гражданнарның күчемсез милеген сатуны элеккечә нотариус таныклык белән рәсмиләштерергә тиеш.

- Бүләк итү килешүе буенча кызыма фатир өлешемне бүләк итәсем килә. Миңа нишләргә?

- Сез төзегән бүләк итү килешүе өлешле милек хокукында бер өлешне аерып алуны күздә тота. Әлеге килешү нотариаль таныклык белән рәсмиләштерелергә тиеш. Сезгә нотариуска мөрәҗәгать итәргә.

- Өлешле милек хокукындагы фатир өлешемне туганыма тапшырырга телим. Нинди ысул сайларга - бүләк итү килешүе яки сату-алу килешүеме? Нинди очракта килешү нотариаль булачак?

- Бүләк итәргәме яки сатаргамы – моны сез генә хәл итәсез. Өлешле милек хокукындагы өлешне читләштерү буенча алыш-биреш теләсә кайсы очракта нотариаль таныклык рәсмиләштерүне таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International