Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милек реестрыннан ярты елда 824 меңнән артык өземтә биргән

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртысында электрон рәвештә кергән бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү турында 718 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

2019 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан 824 меңнән артык өземтә биргән. Шул ук вакытта 718 337 өземтә электрон рәвештә бирелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда  38 процентка күбрәк.

2019 елның беренче яртыеллыгында күчемсез милек объектларына төп тасвирламалар һәм теркәлгән хокуклар турында бердәм дәүләт реестрыннан 218 376 гариза бирелгән.

Моннан тыш, ТР Кадастр палатасы кадастр бәясе турында 79 149 өземтә биргән. Шулай ук күчемсез милек объектына хокук күчү турында 18 261 өземтә һәм территориянең 20 294 кадастр планы бирелгән.

Федераль кадастр палатасы күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат бирү буенча яңа онлайн-сервис эшли башлый. Платформа 2019 елның августында 51 төбәк өчен эшли башлаячак, субъектлар бердәм дәүләт реестрын алып бару системасына күчкәннән соң, сервис күчемсез милек объектлары өчен бөтен ил буенча ачык булачак. Хәзер закон нигезендә, ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек дәвамында бирергә тиеш. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.  ЕГРН нан мәгълүмат бирү  ысулы гадиләштереләчәк, мәгълүматларны кертү минимальләштерелә һәм берьюлы берничә объектка запрос пакетларын тапшырырга мөмкинлек булдырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International