Авыл хуҗалыгы җирләрен сату ничек башкарыла?

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Күп функцияле үзәктә Росреестр хезмәтләре иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора. Бу - кадастр исәбенә кую да, хокукларны теркәү дә, күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү дә (ЕГРН).

Әйтик, Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча «Минем документлар» офисларына ел саен йөзләгән мең граждан мөрәҗәгать итә. Милеккә хокукны тапшыру буенча эшләнгән һәр операцияне җентекләп эшләү мөһим. Документлар дөрес булмаганда,  үз хокукларыңны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килә, бу, һичшиксез,  матди чыгым сорый.

«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче фермер үзе биләгән участокның бер өлешен өстәмә хезмәт хакы өчен сатарга карар кылганлыгын күз алдына китерик. Сатып алучыны  табып, ул республика күп функцияле үзәгенә сату-алу килешүен теркәү өчен мөрәҗәгать итә. Үзәк хезмәткәрләреннән ул Росреестрның килешүне теркәмәве турында кисәтү ишетәчәк», - дип хәбәр итте ТРда КФҮ хезмәтләрен күрсәтү системасын үстерү бүлеге башлыгы Виктория Субботина.

«Әлеге очракта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясендәге җир кишәрлеген сату буенча килешү закон тарафыннан күрсәтелгән процедура буенча башкарылырга тиеш. Бу очракта сатучы РФ субъекты яки муниципаль берәмлеккә өстенлекле сатып алу хокукы барлыгын белергә тиеш иде. Шуңа күрә ул, бәясе, күләме, урыны һәм вакыты күрсәтелеп, аны сатарга ниятләве турында язма рәвештә РФ субъекты дәүләт хакимияте органына (Татарстанда-ТР Министрлар Кабинеты) хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр расписка белән тапшырыла яки заказлы хат белән тапшыру турында хәбәр белән җибәрелә», - дип билгеләде ул.

Хакимият органы өстенлекле сатып алудан баш тартканнан соң яки язма рәвештә җавап бирелмәгәннән соң гына, хәбәр кергән көннән соң 30 көн узгач кына сатучы өченче затка җирне хәбәрнамәдә күрсәтелгән бәядән ким булмаган бәядән сатарга хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International