Мөмкин, әмма башта участокка кагылышлы барлык мәгълүматны алырга һәм булган документация нигезендә, аны ничек кулланырга мөмкин икәнлеген ачыкларга кирәк.
Шәхси торак төзелеше өчен җир өч каттан да артык булмаган торак төзү мөмкинлеген күздә тота. Шулай ук гараж, келәт һәм башка кирәкле хуҗалык һәм көнкүреш корылмалары төзү рөхсәт ителә. Андый участок, кагыйдә буларак, шәһәр яисә муниципаль берәмлек чигендә урнашкан.
Бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр ике төрдә булырга мөмкин: бакчачылык һәм яшелчәчелек.
Яшелчә бакчаларында капиталь объектлар төзү тыела, әмма уңыш яки инвентарь саклау өчен зур булмаган хуҗалык корылмалары төзү рөхсәт ителә. Бакчачылык ширкәте җирләрендә торак йорт та, бакча да төзеп була.
Рөхсәт ителгән куллану төрен үзгәртү мөмкинме соң?
Җир кишәрлегеннән файдалану төрен үзгәртүгә керешкәнче, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән танышырга кирәк. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән территориаль зоналар чикләрендә урнашкан участоклардан рөхсәт ителгән файдалану төрләре исемлеге билгеләнгән.
Җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен (төзелеш, реконструкцияләү яисә башка төр) үзгәртү планлаштырылган эшчәнлек шәһәр төзелеше регламентын, анда билгеләнгән чик (минималь һәм (яки) максималь) җир кишәрлекләре күләмен, рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларын бозмаган очракта мөмкин.
Кадастр палатасы матбугат хезмәте