Сөйләшү барышында район җитәкчелеге урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан “Бүләк” һәм “Нөркә” чаңгы базаларының территориясен законлы төстә куллану буенча ике як өчен дә уңай нәтиҗәгә килүне үтенде.
.jpg)
Оештыручылар конференциясене гаять киңкырлы булыр дип күзаллый. Биредә Актаныш районы оешу һәм үсеш сәхифәләре генә түгел, татар тарихында һәм мәдәниятендә булган проблемалар да күтәрелер дип көтелә. Чара Актаныш үзәген генә түгел, милләткә шактый танылган шәхесләрне биргән Такталачык, Иске Кормаш кебек зоналарны да колачлаячак.
.jpg)
Халык зарлы-аны тыңлаучы бармы?
Бу хакта тулырак https://youtu.be/UntMFuMleYU, https://youtu.be/Z2R8vUtT7oc сылтамалары белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Әтәслеләр дә хуҗасы вафат булу нәтиҗәсендә буш калган йортларга чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре килү проблемасын күтәреп чыкты. Шөкер, җыелышта “Гринта” оешмасы вәкиле катнашу хәлгә урында ук ачыклык кертергә мөмкинлек бирде.

Бүген Иске Айман авыл җирлегендә 2019 ел йомгаклары буенча халык җыены узды. Районның иң инсафлы, әхлаклы кешеләре яши торган җирлеккә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Җирлекне үрнәк яктан телгә алу юкка түгел, чөнки бу авыл кибетендә алкогольның күптәннән сатылганы юк. Тәртипсез гаиләләр, балалар исәптә тормый. Ел дәвамында полициягә бернинди мөрәҗәгать итү булмаган. 
Авыллар күзгә күренеп картая, иң авырткан урын шушы. Яңа Балтач мәктәбе бүген ябылу алдында. Икенче елга мәктәпкә килүче бала юк. Ә бит авылда яшәү өчен шартлар менә дигән. Гомумән, биредә табигать искиткеч, урманы дисеңме, җиләкле тау битләреме, барысы да кул сузымында. Сөендергәне- җирлектә күпләп мал асрап, җир эшеннән курыкмаучыларның булуы.
Кызганычка каршы, җирлек җитәкчелеге дә, район җитәкчелеге дә әлеге үтә дә актуаль сорауга җавап бирә алмады. Юкса, халыктан мондый сораулар элек тә ишетелгән бит. Бәлки, чүп җыю өчен җаваплы затларны җыелышка чакырырга кирәк булгандыр? Яисә сез кечкенә генә җирлек мондый зур сорауны күтәреп чыга алмас дип уйладыгызмы?
.jpg)
Кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәт уңай нәтиҗәләрен ел саен биреп бара. Мисал өчен, 2019 елда җирлектә дүрт гаилә мини-ферма программасы буенча дәүләт ярдәме алган булса, 10 хуҗалык 19 баш тана малы кайтарткан. Актаныш районы буенча бу сан - иң югары күрсәткечләрнең берсе.

22 гыйнварга һава торышы.
Җирлектә сөт тапшыру мөмкинлеге юк. Җитәкчелек исә бу проблеманы хәл ителмәслек дип санамый. Әмма монда урынлы сорау туа: ни өчен сөт тапшыру мәсьәләсе авылда сыер асраучылар күбрәк булган заманда ук хәл ителмәгән соң? Шул вакытта кирәк иде авыл кешесенә сөт тапшыру. Шушы эш дөрес оештырлыган булса, авыл кешесе сыерын саклап калган булыр иде...
.jpg)