ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2020 ел
шимбә

14 февраль көнне Актаныш технология техникумы базасында үткән чарада бәйгедә катнашкан педагог-психологлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүче титулы исә Актанышның беренче санлы мәктәбе педагог-оештыручысы Әлфирә Миргалим кызы Әмирҗановага бирелде.

 “Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Тәрбия эше буенча директор урынбасары” номинациясендә 12 педагог катнашты.

Бәйге җиңүчеләрен һәм лауреатларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

 “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – Актанышның беренче санлы мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ленара Рафаил кызы Галиева.

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы 23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр аралыкта үтте. Бәйгедә 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан 55 ачык шөгыль, 17  мастер-класс, 12 тәрбия проекты тәкъдим ителде.

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләренең шимбә киңәшмәсе узды. Анда җиде көн тәртибе буенча фикер алышу булды. Актаныш районы прокуроры Рамил Әскәров мәктәп документациясен һәм уку йортының рәсми сайтларын РФ кануннары нигезендә алып барырга кирәклегенә басым ясады. 


14
февраль, 2020 ел
җомга

14 февраль көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Медсовет эшендә район башлыгы Энгель Фәттахов, РКБ ның поликлиника эше буенча баш табибының урынбасары Айдар Баһаветдинов, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова, район хастаханәсенең медицина персоналы, шулай ук авыллардагы фельдшерлар катнашты.

2020 елның 14 феврале Актанышта дүрт яшь парга Гашыйклар көне буларак кына түгел, ә мәхәббәтләрен законлы теркәп, гаиләләре туган көн буларак та истә калыр.

Авыл яшьләре форумында катнашучылар алдында бүген ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Залда утыручылар җитәкчелеккә үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, төрле проблемаларын күтәреп чыктылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International