ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү турындагы документ нигезендә,  гражданлык  хәле актларын дәүләт теркәве башкарылмый. Гаилә кодексында язылган аерым шартлар булганда гына, язылышу гамәлләштерелә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен хокук бозучыларга - 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затларга инде 400 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Әлеге мәртәбәле исем Минтимер Шәрип улына район Советының 12 гыйнвар 2007 ел 01 санлы карары нигезендә бирелә.

- Дистанцион укыту үзебезгә дә җитди яңалык булып тора. Бу - яңа тәҗрибә һәм яңа күнекмәләр. Шулай булуга да карамастан, безнең бурыч – дәресләрне кирәкле югарылыкта, таләпләргә туры китереп үткәрү. Белем бирү платформалары дәресне алып барырга  гына түгел, укучыларның материалны ничек үзләштерүләрен дә тикшерергә мөмкинлек бирә,  – дигән фикерәдә Ринат Габдуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 19 марттагы 129 санлы боерыгы нигезендә, республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы кертелде.

Иң эре җир биләүче “Әнәк” агрофирмасы бүген-иртәгә язгы чәчүгә төшәргә тора. Гадәттәгедән егерме көнгә иртәрәк килгән язның галәмәтләр күрсәтергә мөмкин булуы гына бераз тезгендә тота игенчеләрне. 16 мең гектар чәчүлек мәйданнарның күп өлеше инде җилләгән, туфрактагы дымны саклау өчен агрофирманың “Айман” бүлекчәсендә тырмалау тулы куәткә бара.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

- Әгәр дә бу атнада һава температурасы җитәрлек күләмдә җылына икән, без инде җәмгыятьләргә арпа культурасын һәм берьеллык үләнне чәчә башларга тәкъдим итәбез, - ди идарә белгече Рәфит Мирзаһитов.

2020 елның 20 апреленә кадәр «СТАРТ» программасы буенча финанслау - 2дән 4 млн.сумга кадәр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы “Хәтер юлы” акциясе игълан итте. Ул илебез азатлыгы өчен көрәшкән әти-бабайларыбыз, якыннарыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатында үткәрелә. Аларның сез җибәргән сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы фотосурәтләре, мәгълүматлары, гаилә архивы материаллары, истәлекләр Россия Кораллы Көчләренең төп Храмы комплексында “Хәтер юлы” галереясында урын алачак. Акциягә бәйле барлык белешмәләрне https://foto.pamyat-naroda.ru/  сайтыннан алырга була һәм мәгълүматларны шунда үзегез үк урнаштыра аласыз.

Кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Актаныш районы хуҗалыкларында  тулы куәткә язгы кыр эшләре бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International