ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Әлеге икеайлык үзизоляция шартларында ничек гамәлгә ашырыла?  Авылларда өмәләр үткәрергә ярамаса да, әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү бүген ничек башкарыла?

-Коронавирустан саклану шартларында чистарту эшләрен ничек башкарасыз, - дип, һәр эштә, мәдәни-спорт  чаралары оештыруда, халык белән эшләүдә үрнәк башлангыч күрсәтүче җирлек хуҗасы Илфак Гаяновка мөрәҗәгать иттек.

Бу атна башыннан  техникумда дистанцион имтиханнар бара. 67 студент – булачак электриклар, механиклар, хисапчылар, технологлар шул рәвешле диплом алды практикасына юллама алачак.

 “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  муниципаль унитар предприятиесе быел да, укучылар белән берлектә, җылы яклардан кайткан  сыерчыкларны “йортлы” итте.

28 марттан башлап илдә, "коронавирус инфекциясе" таралу тизлеген киметү  максатыннан, каникуллар игълан ителде. “Игелек үзәге”ндә 3-02-80 номерында “Кайнар элемтә” эшли башлады. Санитар-эпидемиология режимы чорында Актаныш волонтерларына ярдәм сорап, 29 өлкән кеше чылтыраткан. 8е консультация сораган, 8 райондашыбыз дарулар кирәклеген әйткән.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак. 

Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.

Апрель- татар халкы өчен бөек Тукай ае, ә май- безнең Актаныш әдәбият сөючеләре өчен Гамил Афзал фестивале белән истәлекле.

Быел фестивальнең юбилей елы, республикакүләм югарылыкта “Яшьләр каләме” исеме белән үткәрелә башлавын да әйтергә кирәк. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 7 апрельдән,  2020 елның 30 апреленә кадәр күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатучы кайнар линия ача. Ул көн саен 8.00 дән 12.00 сәгатькә  һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр барачак.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

"Ватан" мәгариф мәдәни-агарту порталы кысаларында "Җиңү гаиләсе" дигән бүлек оештырыла.

Чараның максаты: яшь буында тарихи белемнәр һәм патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш елларында тарихи вакыйгалар белән бергә булу хисе формалаштыру.

Россия һәм башка дустанә илләр гражданнары бүлекне бергәләп формалаштыра. Теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышын кичергән туганнарының һәм якыннарының тарихын  җибәрә ала.

Отечество.ру  порталының авторы Потапов Алексей Викторович, Email: 9may@ote4estvo.ru .

Беренче чор карантинда урамнарда кешеләр дә, машиналар да аз иде, әмма икенче озынайтылган вакытта карантин кагыйдәләрен үтәмәү очраклары күпләп күзгә ташлана. Аеруча өлкәннәр өйдә утырудан ялыктылар, ахры. Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә апа Закирова барча олы яшьтәгеләрне сакланырга, өйдә генә торырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International