“КАЙНАР ЭЛЕМТӘ” АША ДАРУ КИТЕРТҮЧЕЛӘР РАЙОНДА СИГЕЗ!

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

28 марттан башлап илдә, "коронавирус инфекциясе" таралу тизлеген киметү  максатыннан, каникуллар игълан ителде. “Игелек үзәге”ндә 3-02-80 номерында “Кайнар элемтә” эшли башлады. Санитар-эпидемиология режимы чорында Актаныш волонтерларына ярдәм сорап, 29 өлкән кеше чылтыраткан. 8е консультация сораган, 8 райондашыбыз дарулар кирәклеген әйткән. 21 ялгыз яшәүче абый-апага социаль хезмәткәрләр азык-төлек алып килеп биргән. “Игелек үзәге”нең “Кайнар линия” телефонына Актаныш, Әҗәкүл, Әтәс, Иске Байсар, Каенлык, Кәзкәй, Шәрип, Иске Кадермәт, Мәсәде авыллларында яшәүчеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Коронавирус йоктыру һәм авыр өзлегүләр янаган төп төркем — 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Шуңа күрә, олы кешеләргә үзлектән изоляциядә булу, кирәксә-кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмәү мөһим. Чит илләрдән кайткан кешеләргә, куркыныч инфекция йоктырмас өчен, пенсионерлар белән барлык элемтәләрне вакытлыча туктатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International