Апрель- татар халкы өчен бөек Тукай ае, ә май- безнең Актаныш әдәбият сөючеләре өчен Гамил Афзал фестивале белән истәлекле.
Быел фестивальнең юбилей елы, республикакүләм югарылыкта “Яшьләр каләме” исеме белән үткәрелә башлавын да әйтергә кирәк.

Фестивальнең шартларына килгәндә, 1) катнашучы, “Гамил Афзал үрнәгендә юмор-сатира”, “ТАССР төзелүгә 100 ел”, Бөек Җиңүгә 75 ел”, “Минем кече Ватаным” темаларының берсенә шигырь яки проза әсәрен тәкъдим итә; 2) бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар катнаша; 3) бәйгегә җибәрелгән эшләр өч яшь категориясенә бүленеп карала: 7-9 яшь,10-13 яшь, 14-18 яшь.

Кадерле балалар, яшьләр! Әгәр күңел түрендәге хисләрегезне уртаклашырга каләмегезне еш кулга аласыз икән, икеләнмичә, бәйгегә иҗат эшләрегезне юллагыз!

Язмаларыгызны Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе кабул итә. Белешмәләр өчен телефон номеры- 8-939-332- 04-86.
