“Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе быел да, укучылар белән берлектә, җылы яклардан кайткан сыерчыкларны “йортлы” итте.
Һәр яз саен актанышлылар сыерчыкларны көтеп ала, аларның ояларын төзекләндерә, кирәк булса, өр-яңаларын ясый. Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар да бу эшкә бик теләп кушыла. Быел билгеле сәбәпләр аркасында кошларга яңа оялар кую гадәти булмаганрак шартларда үтә. Яңа ояларны мәктәпләр “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” на тапшырып, оешма хезмәткәрләре аларны үзләре урнаштыра.
.jpg)
Шул рәвешле, бүген 57 бистәнең Хөснияров һәм Ветераннар урамнарында сыерчык оялары яңартылды. Махсус техника белән күтәрелеп, МУП хезмәткәрләре тузган оялар урынына яңаларын кадаклады.
- Ел саен укучылар ярдәме белән шушы акцияне оештырып киләбез. Быел Татар Суыксуы, Х.Заманов исемендәге кадет мәктәбеннән, үзәктәге беренче һәм икенче санлы мәктәпләреннән барлыгы 9 сыерчык оясы алып килделәр. Бүген шуларны элеп чыктык. Укучыларсыз гына башкарып чыгарга туры килә эшне – бераз ямансурак, - ди оешма хезмәткәрләре.
Сүз уңаеннан, алдагы елларда Ленин һәм Г.Тукай исемендәге паркларда да сыерчык оялары яңартылган иде.
“Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” җитәксесе Марат Сәетгалиев кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык мәктәп коллективларына, укучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.