Актанышта чисталык икеайлыгы: Киров җирлегендә юл буйлары чистартыла

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанда быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Әлеге икеайлык үзизоляция шартларында ничек гамәлгә ашырыла?  Авылларда өмәләр үткәрергә ярамаса да, әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү бүген ничек башкарыла?

-Коронавирустан саклану шартларында чистарту эшләрен ничек башкарасыз, - дип, һәр эштә, мәдәни-спорт  чаралары оештыруда, халык белән эшләүдә үрнәк башлангыч күрсәтүче җирлек хуҗасы Илфак Гаяновка мөрәҗәгать иттек.

-Апрель ае, һәр елдагыча, чистарту айлыгы. Айлык кысаларында, үз изоляция таләпләренә туры китереп, һәр учреждение-оешманың үзендә җыештыру үткәрдек. Әлбәттә, маска-перчаткалардан эшләдек,  кеше белән кеше арасында таләп итеп куелган ара ераклыгын сакладык. Җомга-шимбә кешеләр үз ихаталарын, капка төпләрен җыештырды. Җыелган чүпләрне түгүне оештырдык. Шимбә безнең җирлеккә чүп җыю машинасы килә, шунлыктан, җыештыру көннәрен дә уңай итеп көйләдек. Бу атнада инде, ике-өч кеше берләшеп, үзләре теләгән кешеләр-волонтерлар белән әлбәттә, чисталыкны тәэмин итәбез. Бик зур рәхмәт “Актаныш” агрофирмасына, җитәкчесе Рамил Вәлиевка, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә техника белән ярдәм итә. Бүгенге җыелган чүпләрне дә җыештырып төяп, Актаныш чүп полигонына үзебез төшереп бирәбез. Әлбәттә, коронавирустан да сакланырга, шул ук вакытта чисталыкны да сакларга да кирәк, - дип җавап бирде безгә Илфак Гаян улы.

Казан-Уфа, М-7 трассасы юл буен чистарту барышында да  кировлылар бар саклык чараларын да күргән. Маскалар киеп, резин перчаткалардан юл буйларында кыш буе җыелган чүпләрне пакетларга җыялар. Бер-берсеннән 1,5 – 2 метр ераклыкта  рәт-рәт булып эшлиләр. Чүпләр махсус беркетелгән машинага җыеп барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International