МӨСЛИМӘЛӘР БЕРЛЕГЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ЗӨҺРӘ ЗАКИРОВА ӨЛКӘННӘРНЕ САКЛАНЫРГА ЧАКЫРА

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

 “...Әле безгә килеп җиткәнче...”, “Арттырып сөйлиләр бит аны...”, “Гади гриппның бер төре бит инде ул...” – соңгы вакытта Актанышта коронавирустан игълан ителгән карантинның әһәмиятен әнә шул рәвешле инкарь итеп сөйләшүләр еш ишетелә. Әмма дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чаралары китергән саннар киресенчә, сагаерга мәҗбүр итә. Бүген, 7 апрель көненә, АКШның Нью-Йорк штатында COVID-19 белән 131,9 меңнән артык кеше зарарланган, коронавируслы 4,7 меңнән артык кеше үлгән. Соңгы тәүлек эчендә РОССИЯНЕҢ 43 төбәгендә коронавирус авырулы тагын 154 кеше барлыгы расланган. 81 төбәктә 7 497 авыру теркәлгән, дип хәбәр итәләр оператив штабта. Шөкер, ТАТАРСТАНДА, узган тәүлек эчендә коронавирус белән зарарланучы булмады. Ләкин республикада 41 авыру бар. Татарстанда COVID-19га каршы көрәш штабы мәгълүматлары буенча, 8 пациентны хастаханәдән чыгарганнар. 11 кешедә авыру симптомсыз яки җиңелчә формада уза, аларның хәлен медиклар канәгатьләнерлек дип бәяли. Биш кеше уртача авыр хәлдә санала.

Актанышта беренче чор карантинда урамнарда кешеләр дә, машиналар да аз иде, әмма икенче озынайтылган вакытта карантин кагыйдәләрен үтәмәү очраклары күпләп күзгә ташлана. Аеруча өлкәннәр өйдә утырудан ялыктылар, ахры. Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә апа Закирова барча олы яшьтәгеләрне сакланырга, өйдә генә торырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International