Актаныш технология техникумында бүген урак өсте, чөнки чыгарылыш төркемнәре һөнәри имтихан тапшыру белән мәшгуль. Коронавирус таралу куркынычы әлеге белем бирү йортының уку процессына да үз төзәтмәләрен керткән. Теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен студентлар дистанцион, ягъни өй шартларында күрсәтергә мәҗбүр.
Техникум программасы нигезендә, март ахырыннан апрельнең беренче декадасы аралыгында, студетлар бер атналык сессиядә. Бу чорда педагоглар укучылардан имтиханнар ала. Шушы имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң гына студетлар дүрт атналык диплом алды практикасына җибәрелә.
Хәер, быелгы шартларда студентларның практикалары да үзенчәлекле шартларда үтәр кебек. Гадәттә, диплом алды практикасын үтү урынын сайлау мөмкинлеге ирекле. Әмма быел хәзерге үзизоляция шартларында чыгырылыш төркемнәре практикаларын да дистанцион рәвештә үтәргә мәҗбүр булдылар.
Бу атна башыннан исә техникумда дистанцион имтиханнар бара. 67 студент – булачак электриклар, механиклар, хисапчылар, технологлар шул рәвешле диплом алды практикасына юллама алачак.
Имтихан алу тәртибенә килгәндә, бу эш тулысынча цифрлы белем бирү платформалары аша башкарыла. Компьютер мониторының бер ягында – студент, икенче ягында - дүрт кешелек комиссия һәм фән педагогы.
- Әлегә безнең технолог төркеме имтихан тапшыра. Имтиханга өч сәгать вакыт каралган. Студетларны алдан ук берничә төркемгә бүлдек. Алар өй кухняларында практик биремнәрне үти, бөтен процесс видео аша күзәтелеп, бәяләнеп бара, - дип, дистанцион имтиханның үзенчәлекләре белән таныштырды укыту буенча директор урынбасары Рамис Нуруллин.
Студетларга да, педагогларга да зур яңалык булып тора мондый төр имтихан. Рамис Зинарис улы да яңа тәҗрибә дип бәяли бүгенге вәзгыять мәҗбүриләп керткән таләпне:
- Бу – безнең беренче тәҗрибә. Интернет аша, дистанцион укыту безгә киләчәктә яңа мөмкинлекләр ачачак: индивидуаль укуларда, читтән торып укыту төркемнәрендә бу тәҗрибәне кулланып булачак. Студентлар үзләре дә бу яңалыкны аңлап кабул итәргә тырыша. Билгеле, цифрлы белем бирү платформаларының кимчелекле яклары да бар. Кайвакыт интернет йә туктап кала, йә бөтенләй элемтә югала – төрле вакыт була. Әмма килеп туган ситуациядән тиз арада чыгарга тырышабыз, - ди ул.
Бүген мәгариф системасы белем бирү учреждениеләре алдына саллы бурыч куя: ул да булса, белем бирү стандартларын үтәп, уку программаларын ахыргача башкарып чыгып, укучыларга, студетларга тиешле документлар тапшыру. Шуңа күрә бу хәлне ата-аналар да, укучылар да, педагоглар да аңлап кабул итеп, алга куелган бурычны үтәүдә теләктәшлек күрсәтерләр дигән ышанычта каласы килә. Барысы да вакытлыча...