МАХСУС ПРОЕКТ: Актаныш районының бишенче санлы Мактаулы гражданы – Шәймиев Минтимер Шәрип улы

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Әлеге мәртәбәле исем Минтимер Шәрип улына район Советының 12 гыйнвар 2007 ел 01 санлы карары нигезендә бирелә.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 елда ул урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1959 елда укуын тәмамлый да, авыл хуҗалыгын механизацияләү өлкәсендә эшли башлый. 1969 – 1983 елларда Минтимер Шәймиев Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазыйфасын башкара. 1983 елда – Татарстан АССР Министрлар Рәисенең беренче урынбасары, 1983 – 1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли. 1985 – 1989 елларда Минтимер Шәрип улы КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре була, ә инде 1990 елда ул ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана.
1991 елның 12 июнендә якташыбыз Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Минтимер Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә. Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетә.
2010 елның 21 апрелендә Минтимер Шәрип улы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куела. 2010 елның апреленнән ул “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Актаныш районының лаеклы улы бик күп дәүләт бүләкләренә ия.
Ленин ордены (1966), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971), Октябрь Революциясе ордены (1976), Халыклар дуслыгы ордены (1987), IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2014), III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2010), II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (1997), I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2007), Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997, 2007, 2008), Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008), “Дуслык” ордены (Татарстан) (2015), “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (Дагыстан) (2017).
2017 елдан Минтимер Шәймиев - РФ Хезмәт каһарманы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International