6 апрельдән Актаныш районының барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчте. Коронавирус таралу куркынычы аркасында районның өч меңнән артык укучысына виртуаль парталар артына утырырга туры килде. Дистанцион укучылар сафын Актаныш технология техникумы студетлары да тулыландырды. Белем бирү йортының өч йөздән артык студенты, мәктәп укучылары кебек үк, шартларында цифрлы белем бирү платформалары аша белем һәм күнекмәләр ала. Техникум педагогларының йортлары да онлайн-эш урынына әверелде. Алар онлайн-укыту, ZOOM онлайн видеоэлемтә системасы аша студентлар белән элемтәгә кереп, уку программасын аңлата.
Актаныш технология техникумында махсус дисциплиналар укытучысы Ринат Равил улы да дүшәмбедән яңа форматтагы дәресләрне махсус онлайн-платформада укыта башлады. Ул үз хезмәтен өйдән башкара.
- Дистанцион укыту үзебезгә дә җитди яңалык булып тора. Бу - яңа тәҗрибә һәм яңа күнекмәләр. Шулай булуга да карамастан, безнең бурыч – дәресләрне кирәкле югарылыкта, таләпләргә туры китереп үткәрү. Белем бирү платформалары дәресне алып барырга гына түгел, укучыларның материалны ничек үзләштерүләрен дә тикшерергә мөмкинлек бирә, – дигән фикерәдә Ринат Габдуллин.